Версия сайта для слабовидящих
02.06.2022 06:44
49

Концертная программа "Нурлы Ислам". 31.05.2022 г.

image-02-06-22-09-39-9.jpeg

31 май көнне Мәдәният сараенда, Идел буе Болгарстанда Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык юбилей уңаеннан зур концерт үткәрелде. Концертта шәһәребезнең талантлы җырчылары Раиль Гиззатуллин, Эльвина Гадельшина, кечкенә йолдызыбыз Фаиз Хусаенов, Мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Зиләйлүк", " Сүнмәс ялкын" вокаль ансамбльләре үзләренең иң матур җыр- моңнарын бүләк иттеләр. Шәһәребезнең иң оста баянчысы Рөстәм Идиятов, тамашачыларга курай һәм гармун моңнарын бүләк итте. Концертыбызның иң көтеп алынган кунаклары- "Ихлас моң" мөнәҗәтләр бәйгесе җиңүчеләренең чыгышы иде. Миннебаева Гаҗибә, Зәй- Каратай авылыннаң Шарипова Тәслимә, Якупова Рәйсә, "Рәйхан" фольклор ансамбле, Кирлегәч авылыннан "Ихлас" фольклор ансамбле мөнәҗәт әйтеп, килгән тамашачының күңелен яулады. Ренара Вильданова җитәкчелегендәге "Желание летать" бию төркеме коңцертыбызның бизәге булды. "Нурлы Ислам" концертында катнашкан барлык артистларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!