"Хатын-кыз - гаилә тоткасы"
11 март көнне шәһәребезнең Мәдәният үзәгендә "Хатын-кыз - гаилә тоткасы" Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күчел ачу чарасы үтте.
Кичәбез "Сүнмәс ялкын" вокаль ансамбле, "Зиләйлүк" вокаль аңсамбле , "Ак калфак" татар хатын кызлар оешмасы вәкилләренең матур җырлары белән үрелеп барды. Лениногорск җирлегенең Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ләйсән Рахманова үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Фәния Латыйпова, Рузалия Зиятдинова, Регина Гыйззәтуллина, Гәүһәр Гирфанова үзләренең шигырь- җырларын бүләк иттеләр. Бу елны үзләренең "Алтын туйларын" билгеләп үтүче "Зиләйлүк" вокаль ансамбле җитәкчесе Мирзиянова Фирүзә Нияз кызы тормыш иптәше Маннур Абдулла улын, "Ак калфак" татар хатын кызлар оешмасы җитәкчесе Рафикова Тәслимә Гадый кызы тормыш иптәше Сирень Гөмәр улын Гаилә елы уңаеннан зур бәйрәмнәре белән котлап үттек. Мәдәният җитәкчелеге исеменнән котлау хаты һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бүгенге җылы очрашу бик күңелле үтте.

%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F202143%2Fcontent%2Fc5dc2e87-6b58-44e9-aec6-945020f11db9.jpg)